15 марттан 20 мартка кадәр Завод-Нырты урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы булып узды. Укучыларның иҗат җимешләреннән төзелгән күргәзмә, шигырь, җыр, рәсем конкурслары, әти-әниләр өчен ачык ишекләр көне, тематик сыйныф сәгате кебек чаралар оештырылды . Барлык башлангыч сыйныфлар катнашында үткән "Күңелле стартлар" уенында укучылар аеруча зур теләк белән катнаштылар. Атналык барышында оештырылган чараларда башка "куст" мәктәпләре белән берлектә без дә актив катнаштык.
Просмотров: 2902 |
Добавил: artash |
Дата: 26.03.2010
|
|