13 февраль көнне авылыбызда Әфганстанда Һәлак булган сугышчыларны искә алу митингы булды. 10 елга якын безнең солдатлар бу илдә үзләренең интернациональ бурычларын үтәделәр. 1988 елда Язлы Арташ авылы егете Шәйдуллин Фердинанд Әфганстаннан цинк табутта кайтты. Бу авыр вакыйгалардан соң инде 21 елдан артык вакыт үтсә дә Фердинанд турында истәлек безнең күңелләребездә яши.
Яланаяк йөргән сукмакларың
Бүгенгәчә сине сагына.