13 февраль көнне Язлы Арташ авылында интернациональ-сугышчыларны искә алу митингы булып узды. Митингта авыл халкы белән бергә Язлы Арташ башлангыч, Завод-Нырты урта, Икшермә урта, Олы Арташ төп мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, Арташ җирлегендә яшәүче Әфганстанда хезмәт иткән ир-егетләр, район хәрби комиссариаты вәкиле катнаштылар. Митинг Әфганстанда һәлак булган авылдашыбыз Фердинанд Шәйдуллинның каберенә веноклар кую белән тәмамланды.
Просмотров: 1036 |
Добавил: artash |
Дата: 20.02.2009
|
|