Четверг
25.04.2024
05:28
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Средненыртинская начальная школа
Главная Регистрация Вход
»
Меню сайта

Категории раздела
О школе [3]
Документы [6]
Педагогическая копилка [7]
внеклассная работа [5]
Новости [63]
Форум [0]
Родителям [2]
Год учителя 2010 [3]
Методическое объединение [2]
Страничка учеников [6]

Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Главная » Архив материалов

   Урта  Нырты авылының 75 ел халыкка башлангыч белем биргән мәктәбе 2011 елның кыш уртасында яшәүдән туктады. Ялгыз калган мәктәпнең җан авазын ишеткән, шушы мәктәптә белем алган, Мансур абый Арикеев мәкаләсен тәкъдим итәбез.

... Читать дальше »
Категория: Новости | Просмотров: 5359 | Добавил: www-snirti | Дата: 01.01.2012 | Комментарии (40)




Яңа 2012 нче елга аяк бастык. Уңышлы, имин ел булсын!
Хәерле сәгатьтә!

Категория: Новости | Просмотров: 1132 | Добавил: www-snirti | Дата: 01.01.2012 | Комментарии (0)

 
  
 
 Хөрмәтле дуслар!
 Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа -2012 нче ел белән котлыйбыз!
Һәр туар таң Сезгә бары куанычлар, бәхетле көннәр алып килсен. Киләчәк юлларыгыз гел якты булсын. Һәрчак шат, киң күңелле, көләч йөзле булып калыгыз.
Иске елда калсын көенечләр,
Куян китсен барысын алып!
Өр яңа ел аяк бассын илгә,
 Яшәү язсын көн дә куанып!
Категория: Новости | Просмотров: 1050 | Добавил: www-snirti | Дата: 30.12.2011 | Комментарии (0)

 
       
      Һәр елны Яңа ел алдыннан  авыл клубы каршы әкияти могҗизага әйләнә. Бу тылсымлы дөньяны ясаучы авылыбызның уңган егете Марат Хафизов. Аның кечкенә чактан  ук   мондый эшләргә һәвәслеге сизелә. Мәктәптә укыганда аның кулы белән эшләнгән сувенирлар, төзәтелгән китап киштәләре, урындык- парталар бик күп була.
    Марат!  Авылыбызда шундый матурлык тудырганың өчен , күңелле бәйрәмгә яңа ямь өстәгәнең өчен бик зур рәхмәт сиңа! Яңа ел сиңа  шатлык-куанычлар, нык сәламәтлек, бәхетле көннәр алып килсен!
Категория: Новости | Просмотров: 659 | Добавил: www-snirti | Дата: 30.12.2011 | Комментарии (0)

   3 декабрь көнне авылыбызда олы тантана булып узды.Бу- авылыбызга багышланган "Чиратнаем-Урта Нырты" дип исемләнгән өр-яңа җырны тәкъдим итү уңаеннан оештырылды.
  Җырның сүзләрен авылдашыбыз, хәзерге вакытта Лесхозда яшәүче Сәрия апа Хафизова, ә көен районыбызның үзешчән композиторы Рәйсә Имамиева язды.
   Рәйсә апа - көчле ихтыярлы, һәрвакыт максатына омтылучан, күңел җылысын, көчен, вакытын кызганмый торган киң кырлы талант иясе. Рәйсә апа актив иҗат итә, шигырьләр, поэмалар, сәхнә әсәрләре, көйләр яза. Шулай ук ул артист та әле. Үзенең матур тавышы, моңлы көе, сәхнәдә үзен тотышы белән авылдашларыбыз күңелендә яхшы тәэсирләр  калдырды.
  Дөньяның матурлыгын, иркенлеген күреп шатланучы, туган илебезне, тормышны яратучы, табигать, кеше, яшәү мәгънәсе турында уйланучы һәм борчылучы гына  шундый  тирән эчтәлекле, укыган саен укыйсы килә торган  әсәрләр яза аладыр. ... Читать дальше »
Категория: Новости | Просмотров: 924 | Добавил: www-snirti | Дата: 11.12.2011 | Комментарии (0)

                      Яңа уку елы белән, кадерле дуслар!
 
              
 
    Быел Урта Нырты авылында  20 укучы бала исәпләнә.
    Шуларның 9 ы башлангы ... Читать дальше »
Категория: Новости | Просмотров: 871 | Добавил: www-snirti | Дата: 16.09.2011 | Комментарии (0)

    Менә  туган мәктәбебезне ташлап киткәнгә  3 ай булып килә.
    Завод-Нырты мәктәбенә тиз ияләштек. Андагы укучылар белән уртак тел таба алдык.Көндәлек режимны гына үзгәртергә туры килде.Автобус белән төшеп китәбез, 4-5 дәрес укыганнан соң түгәрәкләргә йөрибез. Дәресләрне дә мәктәптә хәзерләп кайтабыз.Әйбәт.
   Тик... авылым мәктәбе барыбер сагындыра шул. Мәктәбем ягына карыйм да, күңелсез булып китә. Моңаеп , безне көтеп утырадыр сыман.Тирәсендә балаларның шат авазлары да ишетелми.
    Менә  тиздән сыерчыклар без ясаган үз ояларына кайтыр. Безне бик юксынырлар инде. Аларның матур итеп сайрауларын таң калып  тыңлаучылар кая микән дип аптырар ... Читать дальше »
Категория: Новости | Просмотров: 785 | Добавил: www-snirti | Дата: 30.03.2011 | Комментарии (0)

                

Менә шулай очар кошлар кебек

Озатып кала мәктәп изге-йорт.

Менә мәктәп белән саубуллашыр чак җитте.Мәктәптә безгә бик кызык иде.Мин үземә бик күп дуслар таптым. Мин бер көн генә мәктәпкә килмичә торсам, аның һәр агачы , һәр нәрсәсе мине сагындыра иде...

Мәктәпнең табигате бик матур.Анда агачлар бик күп.Аларның һәрберсендә диярлек  сыерчык оялары эленеп тор ... Читать дальше »

Категория: Страничка учеников | Просмотров: 1599 | Добавил: www-snirti | Дата: 07.01.2011 | Комментарии (0)


   Мин мәктәбемне бик яраттым. Анда бик матур, җылы һәм якты.Анда бик күп кешеләр укып чыккан.

  Минем беренче укытучым Фирдания апа бик әйбәт, ул шундый сабыр, тырыш, безнең өчен җан атып тора. Ул мине беренче сыйныфтан нәни кулларымнан тотып язарга, санарга, укырга өйрәтте.

    Иптәшләрем белән без бик тату. Кирәк чакта бер-беребезгә булышабыз, ярдәм итәбез. Бәйрәмнәрне бик матур, күңелле үткәрәбез. Менә хәзер яңа ел бәйрәме ... Читать дальше »

Категория: Страничка учеников | Просмотров: 1355 | Добавил: www-snirti | Дата: 07.01.2011 | Комментарии (0)

   Мин ,Фәйзуллина Инзилә, 2007 нче елның 1 сентябрендә Урта Нырты мәктәбенә укырга кердем. Без класста 4 укучы укыйбыз,ә мәктәбебездә 7 бала белем ала. Безнең класс дус,тату. Безне 1 нче класска Фирдания апа белән Рафис абый каршы алдылар. Алар үз эшләренең осталары. Безне язарга,укырга,җырларга өйрәттеләр. 

   Менә хәзер безгә мәктәпне калдырып китәр вакыт җитте. Без алга таба Завод Нырты мәктәбендә белем алачакбыз. Ләкин без барыбер,үзебезнең беренче мәктәбебезне, беренче укытучыларыбызны мәңге онытмабыз. Алга таба аларның йөзләренә кызыллык китермәбез, тырышып укырбыз. Хуш мәктәбем, сау бул!!!

Категория: Страничка учеников | Просмотров: 681 | Добавил: www-snirti | Дата: 07.01.2011 | Комментарии (0)

1 2 3 ... 9 10 »
Архив записей

Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Сайт управляется системой uCoz