Меню сайта


Форма входа


Поиск

Друзья сайта



Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Приветствую Вас, Гость · RSS 29.04.2024, 14:29

Главная » Архив материалов
24 ноябрь көнне мәктәбебездә Завод-Нырты урта мәктәбенә караган башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмәсе утырышы булып узды. Завод-Нырты урта мәктәбе, Язлы Арташ, Урта Нырты  һәм Чәбья Чурчи башлангыч мәктәпләре укытучылары түгәрәк өстәл артында азкомплектлы мәктәптә эшләү үзенчәлекләре темасына фикер алыштылар, беренче һәм өченче сыйныфларны берләштергән класс-комплектта ачык дәрестә булдылар.
Просмотров: 971 | Добавил: artash | Дата: 27.11.2009 | Комментарии (0)

В "Методической копилке" появился новый материал - план-конспект урока русского языка в 1 и 3 классах малокомплектной школы.План-конспект урока
Просмотров: 958 | Добавил: artash | Дата: 19.11.2009 | Комментарии (0)

Киләсе атнада мәктәбебездә Завод-Нырты урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары методик берләшмәсенең утырышы булачак. Ачык дәресләргә әзерләнәбез.
Просмотров: 2010 | Добавил: artash | Дата: 19.11.2009 | Комментарии (0)

"Методик копилка"га 1 сыйныф өчен Әдәби уку дәресләренең тематик планы куелды. План "Кызыл" Әлифба буенча төзелгән.
Материал белән кызыксынсагыз монда басыгыз


Просмотров: 1969 | Добавил: artash | Дата: 18.10.2009 | Комментарии (1)

"Методик копилка"га Белем көнен үткәрү өчен материал куелды. Рәхим итегез!
Для быстрого перехода на страницу с материалами категории нажмите здесь


Просмотров: 5018 | Добавил: artash | Дата: 20.08.2009 | Комментарии (0)

2008-2009 уку елын уңышлы гына тәмамладык.Каникулларның беренче көнендә авылыбызда балалар өчен сабантуй бәйрәме оештырылды. Балалар клуб янындагы яшел мәйданчыкта рәхәтләнеп уйнадылар,  җырладылар, биеделәр, төрле ярышларда катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле узды. Оештыручыларга, спонсорларга зур рәхмәт!
Просмотров: 1452 | Добавил: artash | Дата: 01.06.2009 | Комментарии (1)

Сайтта яңалыклар ("Методическая копилка"да):

- "Шигырь бәйрәме" сценарие;

- Рус теле дәресе конспекты;

- Ата-аналар җыелышында ясалган чыгыштан өзек. 


Просмотров: 951 | Добавил: artash | Дата: 06.04.2009 | Комментарии (0)

IV чирекне мәктәбебездә зур яңалык белән башлап җибәрдек. 1 апрель көнне 2 сыйныф укучыларын эзтабарга кабул итү җыены узды. Җыенны Завод-Нырты урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Гәрәева Сиринә Рафаэль кызы үткәрде. Яшь эзтабарларны котлыйбыз! Сиринә апаларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Просмотров: 948 | Добавил: artash | Дата: 02.04.2009 | Комментарии (0)

Сайтка татар теле дәресе эшкәртмәсе куелды. "Методик копилка"га рәхим итегез!
Просмотров: 884 | Добавил: artash | Дата: 28.03.2009 | Комментарии (0)

13 февраль көнне Язлы Арташ авылында интернациональ-сугышчыларны искә алу митингы булып узды. Митингта авыл халкы белән бергә Язлы Арташ башлангыч, Завод-Нырты урта, Икшермә урта, Олы Арташ төп мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, Арташ җирлегендә яшәүче Әфганстанда хезмәт иткән ир-егетләр, район хәрби комиссариаты вәкиле катнаштылар. Митинг Әфганстанда һәлак булган авылдашыбыз Фердинанд Шәйдуллинның каберенә веноклар кую белән тәмамланды.
Просмотров: 1037 | Добавил: artash | Дата: 20.02.2009 | Комментарии (1)

« 1 2 3 4 5 »
Сайт управляется системой uCoz